ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында административ комиссия санитар таләпләр буенча рейдлар уздыра

16 май 2018, 06:00 , Фото: tukai-rt.ru/

Тукай районында административ комиссия санитар таләпләр буенча рейдлар уздыра 18 тукайлыга штраф салынган.

(Тукай районы, 16 май, “Татар-информ”, “Якты юл”). Апрель аеннан башланып киткән республикакүләм санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия авыл җирлекләре буйлап рейдлар уздыра, дип яза җирле басма.

Административ хокук бозулар буенча төзелгән беркетмәләр нигезендә хакимият бинасында дүрт комиссия узды. Анда административ комиссия әгъзалары һәм хокук бозучылар катнашты.

Әлеге комиссияләрдә барлыгы 48 эш каралды. Шуларның 18енә ике меңешәр сум күләмендә штраф салынды. Калганнарына кисәтү ясалды. Санитар икеайлык исә май ае ахырына кадәр дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10