ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесе эшли башлады
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле
“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә
Уразовка авылында Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган фестиваль-конкурс узачак
Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Татар дөньясы

Милли шура рәисе Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

15 май 2018, 19:59 , Фото: tatar-congress.org

Милли шура рәисе Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты Васил Шәйхразиев бирегә җыелган татарларга милли тормышта актив катнашканнары өчен рәхмәтләр җиткерде.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Бүген Васил Шәйхразиев Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Франциядә эшлекле сәфәрдә. Васил Шәйхразиевның Франциядәге татарлар белән очрашуы Россиянең Франциядәге сәүдә вәкиллегендә узган.

Васил Шәйхразиев җыелган милләттәшләребезне Татарстан исеменнән сәламләде, шулай ук Финляндиядәге татарларның да сәламен җиткерде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашуда Франциядәге сәүдә вәкиле Александр Туров катнашкан. “Без монда затлы кунакларны кабул итәбез. Татар халкы булдыклы халык. Сез үз гореф-гадәтләрегезне дә саклыйсыз, башка милләтләрнекен дә хөрмәт итәсез. Эшмәкәрлек өлкәсендә дә сез булдырасыз. Без Татар конгрессы , Франциядәге татар оешмасы белән дә бергә эшләргә бик шат. Рәхмәт һәм уңышлар сезгә”, — дигән Франциядәге сәүдә вәкиле.

Васил Шәйхразиев үз чыгышында җыелган милләттәшләребезгә Милли шура оешмасы, аның якын вакыт аралыгында башкарачак эшләре турында сөйләгән, планнары белән бүлешкән. Асылда сүз Сабан туйлары, июль аенда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, августта уздырылачак Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Европа татарлары альянсы эшчәнлегенә, Венгриядә узган «Татар кызы» беренче Европа бәйгесе һәм башка чаралар турында булган.

Васил Шәйхразиев бирегә җыелган татарларга милли тормышта актив катнашканнары өчен рәхмәтләр җиткергән.

«Франция-Татарстан йорты» ассоциациясенең рәис урынбасары Әлфия Айзатова үз чыгышында Франциядәге татарлар тарихына тукталган, Франциядә узган Европа татарлары Альянсы җыелышы турында да әйткән. Үзләре тарафыннан оештырылган һәм Франциянең башка шәһәрләрендә узган милли чаралар турында сөйләгән. Туган тел, татар теленең сакланмавына нык борчылуын белдергән.

Шулай ук Әлфия Айзатова Франциядә яшәүче башка милләтләргә дә халкыбызның милли ризыкларын, киемнәрен таныту кирәклеге турында да ассызыклаган. “Татар телен өйрәнү буенча дәреслекләребез дә бар. Конгресска рәхмәт. Алар безгә татар телле китаплар да җибәрәләр. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә җавапсыз калдырмыйлар. Рәхмәт сезгә”, — дигән «Франция-Татарстан йорты» рәисе урынбасары.

Васил Шәйхразиев татар телле дәреслекләр һәм китаплар белән генә чикләнмичә интернеттагы “Ана теле” онлайн-мәктәбе ярдәмендә дә татар телен өйрәнергә чакырган..

"Туган тел ана теле. Без аны, һичшиксез, белергә тиешбез. 7 буын бабаларыбызны белү мөһим. Буыннар чылбыры дәвамлы булырга тиеш", — дип билгеләп үткән Васил Шәйхразиев.

Идеологик перспективалар ассоциациясе җитәкчесе Лилия Бохараева татар мәдәниятен башка милләтләргә җиткерүе турында сөйләгән. Равил Бохараев иҗатына тукталган.

Очрашуда шулай ук танылган опера җырчысы Тимур Абдикеев катнашкан. Ул җыелган кунакларны скульптор Әлфиз Сабировның Парижда 3 май көнне ачылган күргәзмәсенә чакырган.

Иң соңыннан Франция татарлары Васил Шәйхразиев белән истәлеккә фотога төштеләр, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10