ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Татар дөньясы

Төмән татарлары дини укуларын тәмамлаган

15 май 2018, 17:39 , Фото: yanarish72.ru

Төмән татарлары дини укуларын тәмамлаган Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырган.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте офисында үткән елның сентябрендә Динар хәзрәт Нәфыйков алып барган дини укуларга йөри башлаган төркем соңгы очрашуга җыелган. Бу турыда Төмән татарларының "Яңарыш" сайтыхәбәр итте.

Укулыра көзгә кадәр тәмамланган. Очрашуда Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырган.

Очрашуда сүз тиздән башланачак Рамазан ае, аның төп шартлары һәм Бөек Ватан сугышы батыры – өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якин турында барды, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган Хәбибулла Хәйрулла улы турында Константин Симонов төшергән документаль фильмнан өзек күрсәтелде, кызы Лариса, укучысы Сәлимә Ахиярова истәлекләрен сөйләделәр", дип яза Гөлнур Вәлиева.

"Ике ел эчендә күп белемнәр тупладык: гарәп графикасын үзләштердек, Коръән сүрәләрен гарәпчә укый башладык һәм башка башка нәрсәләргә өйрәндек. Динар хәзрәт бик көчле дин әһеле, гарәпчәне, саф татар телен дә бик яхшы белә, нинди генә сорау бирсәң дә, тулы итеп җавап бирә, андый белемле кеше бик сирәк, - дип зур рәхмәтләрен җиткергән Рафаэль Гадиев.

Очрашу азагында сугышта һәлак булган якыннары рухына дога кылып, үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчкәннәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10