ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак

15 май 2018, 16:42 , Фото: Салават Камалетдинов

Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак Айрат Сибагатуллин иҗади редакцияләр белән очраша, яңа тапшырулар әзерлиләр, ди Илшат Әминов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов сентябрь аеннан телеканалда байтак үзгәрешләр булачак, диде. Бу хакта ул бүген журналистларга “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында белдерде. Үзгәрешләрне ул каналга килгән яңа башкарма директор белән бәйләде.

2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин 23 апрельдә "Яңа гасыр" каналының башкарма директоры итеп билгеләнде.
“Яңа тапшырулар, яңалыклар, әлбәттә, булачак. Безгә хәзер яңа башкарма директор килде. Ул хәзер барлык иҗади редакцияләр белән очраша, сораша, яңа программалар әзерлиләр. Минем уйлавымча, сентябрьдән, киләсе сезонда каналдагы яңалыклар сизелер, яңа тапшырулар эфирга чыгар. Мин шулай дип өметләнәм”, - диде Илшат Әминов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10