ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда фатир тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшкән

15 май 2018, 15:34 , Фото: соцсети

Казанда фатир тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшкән Фаҗига бүген көндез Совет районындагы йортта булган.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Казанда фатир тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшкән. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан билгеле булды.

Шаһитлар сөйләвенчә, фаҗига бүген көндез шәһәрнең Совет районы Минск урамында булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат 9 каттан тәрәзәдән егылган. Ул һәлакәт урынында ук үлгән.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10