ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Милли музеенда япон традицияләренә багышланган күргәзмә ачыла

15 май 2018, 17:11 , Фото: http://mincult.tatarstan.ru/

Татарстан Милли музеенда япон традицияләренә багышланган күргәзмә ачыла Музей 19 майда 16.00 сәгатьтә күргәзмә ачылышына чакыра.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). 19 майда “Музейлар төне” Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда Япония белән Россия мәдәниятләре елына багышланган “Кояш иленә сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Бу хакта республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә япон мәдәнияте һәм традицияләрен чагылдырган декоратив-гамәли сәнгать, скульптура һәм чигү әйберләре, япон сугышчысы кирәк-яраклары тәкъдим ителә.

Музей 19 майда 16.00 сәгатьтә күргәзмә ачылышына чакыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10