ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстан урманында наркодилерны бер килограммга якын наркотик белән тотканнар

15 май 2018, 14:49

Моңарчы хөкем ителгән 27 яшьлек ир-атны М7 трассасы янында яшереп куйган урыннан наркотик алган вакытта тоткарлаганнар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан урманында наркодилерны бер килограммга якын наркотик белән тотканнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре моңарчы хөкем ителгән 27 яшьлек ир-атны М7 трассасы янындагы урман посадкасында яшереп куйган урыннан наркотик алган вакытта тоткарлаган.

Полицейскийлар барлыгы 50 граммга якын амфетамин һәм 40 грамм чамасы гашишны конфискацияләгән. Наркотик матдәләр зур булмаган аерым капларга салынган булган.

Ир-атның әлеге «товар»ны яшерен интернет-кибеттән сатып алуы ачыкланган.

Наркодилерга карата РФ Җинаять кодексының «Зур күләмдә наркотик матдәләр сатарга омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10