ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бүген "Әлиф" хореографик спектакле Азербайҗан театр фестивалендә күрсәтелә

15 май 2018, 14:09

Бүген 12–19 майда Азербайҗанның Шеки шәһәрендә халыкара театр фестивале үтә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Азербайҗанның Шеки шәһәрендә "Әлиф" хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта фестивальне оештыручылар спектакль өчен сәхнә идәненә ком җәю белән мәшгуль. Бу хакта проектның администраторы Алена Батуллина хәбәр итә.

  • 15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага "Заманча балет" номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды.

Нурбәк Батулла «Алтын битлек» театр премиясен алганнан соң, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Әлиф» хореографик спектакленең идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов Азербайҗан Республикасының бу спектакль белән бик кызыксынуын әйткән иде. Чөнки әлеге төрки халык та шул ук алфавит алышуны кыенлыгын күргән. Әмма егетләр юлга акча таба алмаганнар иде.Оештыручылар катнашучыларның яшәү һәм туклану чыгымнарын үз өсләренә алалар. Юл чыгымнары катнашучыларның үз җаваплылыгында кала. Спектакльне куючы команданың Азербайҗанга юл чыгымнарын Татарстан Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган.

  • 12 – 19 майда Азербайҗанның Шеки шәһәрендә халыкара театр фестивале үтә. Фестивальнең максаты – заманча театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү. 

Бүгенге чыгыш - хореографик спектакльнең “Алтын битлек” милли театр премиясе алганнан соң беренче күрсәтелүе.

"Әлиф" хореографик спектаклендә Азербайҗанда Эльмира Кәлимуллина да җырлый. Композитор Эльмир Низамов әйтүенчә, ул Мәскәүдә дә спектакльдә катнашкан.

  • "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10