ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы килә
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Финляндиянең Тампере шәһәренә тапшырды

15 май 2018, 09:46

Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Финляндиянең Тампере шәһәренә тапшырды Шулай итеп, байрак 2019 елда WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына юлын дәвам итә.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Кичә Финляндиянең Тампере шәһәрендә WorldSkills һөнәри осталык чемпионаты байрагын тапшыру тантанасында Татарстан Республикасыннан вәкил буларак премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

  • Шулай итеп, байрак 2019 елда WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына юлын дәвам итә. 2017 елда бу байрак Байконур станциясеннән космоска юлланган иде, хәзер исә ул Җир шарында сәяхәт итә. Әлегә чемпионат байрагы дөньяның төрле шәһәрләрендә йөри. Ул инде Мадрид, Дуйсбург, Зволле, Атланта, Сеул, Абу-Даби, Синишта булды. Кичә байрак Тампере шәһәренә тапшырылды. 17 майда байрак Париж шәһәренә тапшырылачак, аннары Дублин, Санкт-Галлен, Сидней, Эдмонтон, Доломиты, Бирмингем, Бразилиа, Брюссель, Тайбэй, Канадзава, Вена буйлап сәяхәт итәчәк. Халыкара этаптан соң байрак Россиянең 85 шәһәре буйлап йөриячәк, ә чемпионат ачылышы алдыннан, 2019 елда, Татарстанның һәр районында һәм ике шәһәрендә сәяхәт кылачак.

Кичә Финляндиянең Тампере шәһәрендә байракны тапшыру тантанасын Татарстан вәкиле Васил Шәйхразиев ачып җибәргән. “Байрак тапшыру тантанасында без Казан, Татарстан турында сөйлибез, презентация уздырабыз”, - диде вице-премьер. Ул бәйрәмдә WorldSkills дөнья чемпионатын оештыру комитеты әгъзалары, Тампере мэрының катнашуын әйтте.

17 майда Васил Шәйхразиев WorldSkills байрагын Франция башкаласы Парижга тапшыру тантанасында катнашачагын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10