ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән

15 май 2018, 09:11

Авария М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән, дип хәбәр итә RT.

Авария республиканың Чишмә районында - М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан.

Башлангыч фаразларга караганда, 49 яшьлек йөртүче идарәсен югалтып юл читенә очкан һәм машинасы әйләнеп капланган.

57 һәм 60 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Зыян күргән тагын бер хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене җирле хастаханәгә китергәннәр.

Авариянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10