ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Саратовта була

15 май 2018, 08:14

Миңнеханов РФ Куркынычсызлык Советы сәркатибе һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белән уртак киңәшмәдә катнаша.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Саратовта була. Монда ул РФ Куркынычсызлык Советы сәркатибе һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белән уртак киңәшмәдә катнаша.

Николай Патрушев һәм Михаил Бабич рәислегендә узачак киңәшмәнең төп темалары - деструктив карашлар таратуның профилактикасы һәм Идел буе регионнарында наркотик, психотроп матдәләрнең әйләнешен туктату.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10