ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанлылар ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар

15 май 2018, 07:43

Татарстанда «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе уза.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”).  Татарстанлылар «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылып, ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция көннәрендә республика шәһәрләрендә мобиль пунктлар урнаштырачаклар. Анда ВИЧ-йогышына экспресс-тест үткәреләчәк. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак. 

Бу акция кысаларында Татарстанда ВИЧ-йогышы турында халыкны мәгълүматлаштыруны арттыру максаты белән «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы планлаштырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10