ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре зона спартакиадасында өченче урын алдылар

15 май 2018, 04:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре зона спартакиадасында өченче урын алдылар Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды.

(Әгерҗе, 15 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды. Тукай, Мамадыш, Менделеев, Теләче районнарындагы коллегалары белән бергә Әгерҗедән дә, 32 кешедән торган команда, спорт ярышларында осталыкларын күрсәтте, дип яза район газетасы.

Бадминтонда баш табиб Эдуард Овчинников – беренче, аның урынбасары Анжелика Овчинникова – икенче, тенниста Сергей Сайранов – икенче, Татьяна Порозова өченче урын алдылар. Командалы ярышларда да Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләренең күрсәткечләре яхшы булды. Мәсәлән, ир-егетләр аркан тартуда – икенче, җиңел атлетикада, волейболда – өченче урында. Гүзәл затлар да сынатмадылар, җиңел атлетика һәм аркан тартуда – дүртенчедә. Шулай итеп, гомуми очколар саны буенча Әгерҗе медицина хезмәткәрләре өченче урынга чыктылар. Иң көчле спортчылар сентябрьдә республика спартакиадасында сыналачак.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10