ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан яшь тамашачы театры коллективы хәйрия марафонында катнаша

14 май 2018, 21:31 , Фото: Рамиль Гали

Казан яшь тамашачы театры коллективы хәйрия марафонында катнаша Йөгерештән тыш, программада хәйрия ярминкәсе, фотосессия, балалар анимациясе дә бар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Казан яшь тамашачы театры коллективы шимбә көнне “Хосписны бергәләп төзибез” хәйрия марафонында катнаша. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Йөгереш Казанның Урицкий паркында 19 майда 10.00 сәгатьтә башланып китә. Программада хәйрия ярминкәсе, фотосессия, балалар анимациясе каралган.

Өч дистанциядә: 200 метрга (балалар) һәм 1 км, 2 кмга йөгерү каралган. Теркәлү взносы – 200 сум. Җыелган акчалар тулаем Казан Хосписы төзелешенә китәчәк.

  • Анжела Вавилова исемендәге фонд хәйрия марафонын Казанда өлкәннәр өчен икенче Хоспис төзелешенә ярдәм йөзеннән  оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10