ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 27 яшьлек мотоциклчы җәяүлене бәрдергән

14 май 2018, 19:19

Юл-транспорт һәлакәте 12 майда, шимбә көнне, Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 109нчы чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Татарстанда 27 яшьлек мотоциклчы җәяүле өстеннән чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

12 майда, шимбә көнне кич белән Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 109нчы чакрымында” Кавасаки” мотоциклын йөртүче 27 яшьлек егет яктыртылган юлда җәяүлене күрмичә бәрдереп киткән.

29 яшьлек зыян күрүчене төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә озатканнар.

“Яшел Үзән яңалыклары” газетасы хәбәр итүенчә, һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең уң як аягы табаны өзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10