ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Дуслык йортында “Алмагачның ак чәчәге” II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды

14 май 2018, 18:22 , Фото: http://addnt.ru

Казанда Дуслык йортында “Алмагачның ак чәчәге” II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды     Фестивальдә Мәскәү, Киров өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Марий Эл һәм Татарстаннан аерым башкаручылар, халык иҗаты коллективлары катнашты.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Татарстан халыклары Дуслык йортында “Алмагачның ак чәчәге” II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә Мәскәү, Киров өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия Республикасы, Марий Эл һәм Татарстаннан катнашучылар шактый булды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йортын мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Вокал-хорда чыгышларны, уен коралларында уйнаучыларны, хореографиядә, сәнгатьле сөйләмдә катнашучыларны, декоратив-гамәли иҗат авторларын Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге югары квалификацияле жюри бәяләде.

II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе йомгаклары буенча, жюри I, II, III дәрәҗәдәге Дипломант һәм Лауреатларны ачыклады. Алар оештыручылардан кубок, Диплом һәм махсус призлар алды.

Татарстаннан "Иҗади дебют" номинациясендә жюри - Казанның "Чишмә" ансамблен, "Бөек Җиңү көненә" номинациясендә - Лаешның "Смайлики" төркемен аерым билгеләп үтте. Югары һөнәри осталык һәм үз эшенә мәхәббәте өчен, җитәкчеләрдән - Ләйсән Гыйләҗева, Екатерина Холина, Ирина Барышева аерып күрсәтелде. Казанның 20нче Балалар музыка мәктәбе укытучысы - 1943 елда туган Денис Фраучига жюри аерым Рәхмәт сүзе белдерде.   

Әлеге чара барышында Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең В. Кравчук җитәкчелегендәге Хәрби оркестры, “Красная горка” ансамбле, “ФОРПОСТ” республика яшьләр үзәге активистлары чыгыш ясады.

Соңыннан сугыш ветераннары өчен чәй табыны булды. Фестиваль көне ветераннар өчен концерт белән төгәлләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10