ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәннең 13 авылында активистлар татар ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән

14 май 2018, 17:36 , Фото: Фәрит Корманов

Төмәннең 13 авылында активистлар татар ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән Балаларның туган телдә тәбрикләвен ишетеп, ветераннарның күңеле тулды: бездә татар теле сирәк яңгырый, ди иҗтимагый оешма рәисе.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Төмән өлкәсенең 13 авылында яшь татар активистлары 69 ветеранны Җиңү көне белән тәбрикләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов хәбәр итте.

Татар Сәеле авылы активистлары “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов җитәкчелегендә Татар Сәеле, Исәт, Мәңгәр, Яңа Атьял, Кашавыл, Кактамак, Пумаир, Кул авыл, Рауты, Көлек, Калмаклар, Черемушки һәм Беркут авылында 69 ветеранга “Яшь буын” оешмасының Рәхмәт хатын һәм канәфер чәчәкләрен тапшырганнар.

“Балаларның туган телдә тәбрикләгәнен күргәч, барлык ветераннарның да күзләренә яшь тулды. Яшь буынның шундый хөрмәтен күрү алар өчен кадерле иде. Бездә татар теле дә сирәк яңгырый”, - диде Фәрит Корманов.

Тәбрикләү 8-11 май көннәрендә узган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10