ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште

14 май 2018, 16:39 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште Татарстан Төркия белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы делегациясе белән очрашып, хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда үзенең Анкарага эш сәфәрен искә алды. Төркия башкаласына эш сәфәре барышында Татарстан Президенты төзелешендә «IC Holding» катнашкан яңа медицина комплексында булган. «Бу гаять уникаль проект – масштаб, дәрәҗә, инфраструктура, технологияләр. Бөтендөнья дәрәҗәсендәге эре проект», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр күп. «Татарстан – Россия базарына керү өчен үзенә күрә бер полигон ул», - диде ТР Президенты.

Татарстан Төркия белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Товар әйләнеше темплары югары - 40 процент. Без Төркия инвесторларына бик рәхмәтлебез. Бүгенгә Төркия компанияләре республикабызга 2 млрд АКШ долларыннан артык инвестицияләр керттеләр, заманча заводлар төзеделәр», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән – энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, ИТ, төзелеш, АПК, туризм. «Күп проектларыбыз инновацион үсешкә бәйле. Без шулай ук үзебезнең сәламәтлек саклау ссистемасын яңартуга да зур игътибар бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«IC Holding» идарәсе әгъзасы һәм башкарма советы башлыгы Фырат Чечен Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача гына «IC Holding» үсеше тарихы һәм шул исәптән Россия территориясендә гамәлгә ашырылган инфраструктур проектлар турында сөйләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10