ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин Кырым күпере ачылышы тантанасында катнашачак

14 май 2018, 16:36

16 майда Керчь бугазы аша автомобиль хәрәкәте ачылачак.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Иртәгә, 15 майда, Россия Президенты Владимир Путин Кырым күпере ачылышы тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә РИА Новости Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Хәбәрдә Россия лидерының күпер эшенә бәйле барлык эксплуатация хезмәтләренең һәм юл хәрәкәте белән бердәм идарә үзәгенең әзерлеген тикшерәчәк, диелгән.

Кырым күпере ачылышы тантанасында шулай ук күпер төзүчеләр катнашачак. Күпер буйлап төзелеш техникасы колоннасы узачак, дип әйткәннәр “Кырым күпере” мәгълүмат үзәгендә.

Керчь бугазы аша автомобиль хәрәкәте икенче көнне, 16 майда, башланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10