ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Идел буенда беренче "ММК-Джошкуноз-Алабуга" сервис металл үзәген ачты

14 май 2018, 16:11 , Фото: Егор Никитин

Р.Миңнеханов Идел буенда беренче Проектка 1 миллирадтан артык инвестиция кертелгән.

(Чаллы, Казан, 14 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе төбәгендә беренче булган "ММК-Джошкуноз -Алабуга" сервис металл үзәге ачылу тантанасы булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышынды проект турында фикерләрен әйтте. “Әлеге проект кыска срокларда тормышка ашырылды. Һәм иң мөһиме - "Алабуга" махсус икътисади зонасы резиденты бизнесын үстерүдә мәйдан әзерләгәндә без эшнең яңа формасын үзләштердек. Бу "Алабуга" махсус икътисади зонасында эшли башлаячак 24нче завод. Быел махсус икътисади зонада кимендә ике завод барлыкка киләчәк. Минем уйлавымча, бу - ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәтү өчен яхшы үрнәк. "ММК-Джошкуноз -Алабуга" яңа сервис металл үзәге ачылуда иң мөһиме – безнең автомобиль төзелеше өчен кирәкле булган эшләнмәләр чыгаруны бер урынга туплау”, - диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Магнитогорск металлургия комбинаты продукциясе югары сыйфатка ия һәм Татарстан базарында актив үсешкә лаек. “Мин Магнитогорск металлургия комбинаты белән дә, Чиләбе өлкәсе белән дә бу әле тыгыз хезмәттәшлекнең башы гына дип ышанам. Бу безнең горизонталь элемтәләрдә ил икътисадын алга җибәрүебездә мисал булып тора”, - диде республика лидеры.

Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – Магнитогорск металлург комбинатының һәм "Джошкуноз Алабуга" МИЗның гамәлдәге резидентының беренче уртак проекты.

Продукцияне яңа завод белән янәшә урнашкан "Джошкуноз Алабуга" штамповкалау предприятиесе кулланачак.

Объектның үзенчәлеге булып, сервис металл үзәге төзелеше белән "Алабуга" махсус икътисади зонасы идарәче компаниясе шөгыльләнүе тора. Инвестор кирәк-ярагы өчен төзелгән бина арендага биреләчәк.

Тантанада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск металлургия комбинаты (ММК) директорлар советы рәисе Виктор Рашников, ММК генераль директоры Павел Ширяев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Металлургия һәм материаллар департаменты директоры Павел Серватинский, "Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга мэры Геннадий Емельянов, Ford Sollers уртак предприятие президенты Адиль Ширинов, “Джоншкуноз-холдинг” компаниясе генераль координаторы Аджай Ахмет Эрдем һәм башка рәсми затлар катнашты.

  • Заводның җитештерү куәте  – елына 60 мең тонна тимер бланклар һәм табаклар. Проектка салынган инвестицияләр 1 млрдтан артык. Аның 670 млн тирәсе "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан салынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10