ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфтинең мөселманнарга киңәше: Сабыр булыгыз, уразадан беркемнең үлгәне юк!

14 май 2018, 15:27 , Фото: Рамиль Гали

Мөфтинең мөселманнарга киңәше: Сабыр булыгыз, уразадан беркемнең үлгәне юк! “19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза тотарга җыенучы мөселманнарга сабыр булырга кушты. Бу киңәшен ул “Татар-информ” агентлыгында Республика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Пәйгамбәрнең бер хәдисе бар – фәрештәләр ураза тотучыларны ярлыкауны сорап торалар. Әй, Раббым, фәлән бәндәне гафу ит, дип сорыйлар. Раббыбызның рәхмәте шулкадәр зур: 19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада. Шуңа күрә, борчылмагыз, ачлыктан беркем үлмәде, ашаудан үләләр. Бөтен авырулар ашаудан килә, Уразадан беркем үлгәне юк. Сабыр булыгыз!” – дип киңәш итте Татарстан мөфтие.

  • 16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10