ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа сервис металл үзәген ачуда катнаша

14 май 2018, 14:21

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.  Ул "Алабуга" махсус икътисади зонасында яңа сервис металл үзәген ачуда катнаша. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәфәрнең төп максаты – "Алабуга" махсус икътисади зонасында территориясендә "ММК-Джошкуноз Алабуга" яңа сервис металл үзәген ачу тантанасында катнашу, диелгән әлеге хәбәрдә.

Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – Магнитогорск металлург комбинатының һәм "Джошкуноз Алабуга" МИЗның гамәлдәге резидентының уртак проекты.

Татарстанга тантаналы чарада катнашу өчен Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников килде. "Бигеш" халыкара аэропортында кунакларны Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Бүген шулай ук Татарстан Президенты "Гемонт" Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга һәм "Алабуга" МИЗ Корпоратив университетын тәмамлаучылар проектларын тыңларга ниятли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10