ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида янгын турында кисәтүче җайланма унике кеше гомерен саклап калган

14 май 2018, 14:11 , Фото: mchs.tatarstan.ru

Лениногорскида янгын турында кисәтүче җайланма унике кеше гомерен саклап калган Янгын Федотовка авылының Совет урамындагы ике фатирлы йортта чыккан.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Лениногорск районының Федотовка авылында янгын турында кисәткеч җайланма унике кешенең гомерен саклап калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

11 майда Совет урамындагы ике фатирлы йортта янгын чыккан.

Бу вакытта йорт хуҗабикәсе гаиләсе белән йокы бүлмәсендә булган. Кайсыдыр мизгелдә ул аш бүлмәсендә узган елның җәендә республика акциясе кысаларында урнаштырылган янгын турында кисәткеч җайланма «телгә килүен» ишеткән.

Хатын кухняга йөгереп чыккан һәм веранда ягыннан бүлмәгә төтен керүен күреп алган. Ул тиз генә балаларын җыеп, урамга алып чыккан.

Күрше йорттагы хуҗабикә дә янгын турында кисәткеч җайланма хәбәрен ишеткән. Тәрәзәгә карагач, ул күрше йорттан төтен күтәрелүен күреп алган. Дүрт кешедән торган гаилә шулай ук урамга йөгереп чыккан.

Шулай итеп, янгын турында кисәткеч җайланма 12 кешенең гомерен саклап калган, шуларның сигезе – балалар.

Бүгенге көндә республикадагы 4713 хуҗалыкта 17 меңнән артык янгын турында кисәткеч җайланма урнаштырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10