ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтиенә сораулар юллау өчен махсус электрон адрес ачыла

14 май 2018, 13:38 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан мөфтиенә сораулар юллау өчен махсус электрон адрес ачыла Камил хәзрәт сорауларны dini.sorau@tatar.ru адресы буенча татарча да, русча да язып җибәрергә мөмкин булуын әйтте.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рамазан аеның беренче көненнән dini.sorau@tatar.ru e-mail эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында Республика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Безгә еш кына төрле җирдән сораулар килә. Төрле почталарга, социаль челтәрләргә, мөмкинлек булган саен җавап бирә идек. Шуңа күрә сораулар юллый алырлык бер генә урын булсын дидек. Шәхси бер кешегә генә кагылышлы һәм социаль челтәрләрдә таралырга тиешле булмаган сораулар да була бит. Бөтен сорауларыгызны шул почтага язып җибәрә аласыз. Мин аларга җавап бирү өчен вакыт бүләчәкмен. Татарча да, русча да язарга була. Барлык кешеләргә кызыклы җавапларны газеталарда, сайтларда куллана алачакбыз”, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе.

  • Быел Уразаның беренче көне – 16 май. Гает намазы 15 июньдә укылачак.
  • Быел фитр күләме 100 сум, ә зәкят түләрлек малы булучыларга ул 600 сум тәшкил итә. Ураза тотмаучыларга фидия сәдакасы көненә 200 сум була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10