ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

«Татнефть» 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли

14 май 2018, 13:47 , Фото: Салават Камалетдинов

«Татнефть» 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Диана Авакян). «Татнефть» акционерлык җәмгыяте 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла.

1 миллион тонна ашлыктан биоэтанол эшләп чыгаруга карата «ТАИФ» компанияләр төркеме кызыксыну белдерә.

Икенче дәрәҗәдәге продуктлар азык-төлек сәнәгатендә (протеин) һәм терлекчелектә (көрпә) кулланылырга мөмкин.

  • Татарстанда уртача алганда елына 4-5 миллион тонна ашлык үстерелә, шуның 300 мең тоннасы азык-төлеккә китә, калганы нигездә терлек азыгы сыйфатында файдаланыла. Тирәнтен эшкәртү өчен бер миллион тонна ашлык кулланырга мөмкин. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10