ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яна Рудковская һәм Иосиф Пригожин: Израиль җырчысы Нетта Барзилай бу җиңүгә лаек иде

14 май 2018, 11:41

Россия вәкиле Юлия Самойлова, финал турына үтү өчен җитәрлек санда тавыш җыя алмау сәбәпле, «Евровидение» бәйгесе финалында катнаша алмады.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Евровидение» бәйгесендә абсолют лидер булган Израиль җырчысы Нетта Барзилай бу җиңүгә лаек иде, дип саный Россия шоу-бизнесы продюсерлары Яна Рудковская һәм Иосиф Пригожин.

Яна Рудковская РИА «Новости» агентлыгына биргән интервьюсында Неттаның чыгышы бик үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. Нетта әлеге конкурста «Toy» («Уенчык») дигән җыр башкарды.

Иосиф Пригожин Рудковская белән килеште һәм нәкъ менә Израиль вәкиленең җиңүенә шат икәнлеген белдерде.

Россия җырчысы Юлия Самойлова, финал турына үтү өчен җитәрлек санда тавыш җыя алмау сәбәпле, «Евровидение» бәйгесе финалында катнаша алмады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10