ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөфти «Бер көндә белем алу мәктәбе» проектында катнашучылар белән очрашты

14 май 2018, 11:59 , Фото: dumrt.ru

Мөфти «Бер көндә белем алу мәктәбе» проектында катнашучылар белән очрашты Әлеге курсларда якшәмбе көннәрендә йөзгә якын кеше намаз уку тәртипләре һәм ислам дине нигезләре буенча белем алды.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Бер көндә белем алу мәктәбе» проектында катнашучылар белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Очрашуда Татарстан мөфтие киңәш-нәсихәтләрен җиткерде, мөфтиятнең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылырга чакырды.

Әлеге курсларда якшәмбе көннәрендә йөзгә якын кеше намаз уку тәртипләре һәм ислам дине нигезләре буенча белем алды.

«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Галиев мәчетендә узды.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытты. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылды, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10