ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Астанада "Татар кызы" бәйгесе Казахстан халыклары Ассамблеясының егерме еллыгына багышлана

14 май 2018, 14:00 , Фото: assembly.kz

Астанада Бәйгедә җиңүче кыз Казанда узачак Халыкара конкурста катнаша.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Казахстанның Астана шәһәрендә "Татар кызы-2018" бәйгесенә катнашучыларны сайлап алу туры узган. Бәйге быел Казахстан халыклары Ассамблеясы оешуга 20 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә "Таң" татар-башкорт мәдәни үзәге.  

Конкурста 16-25 яшьлек туташлар катнаша ала.  

Бәйге татар халык гореф-гадәтләре, йолаларын торгызу, телне саклау һәм үстерү, милли мирасны яшь буынга тапшыру максаты белән оештырыла.
 
Астана "Татар кызы" бәйгесендә җиңүче, көз айларында Казанда узачак Халыкара конкурста катнашып, шәһәр данын яклачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10