ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сызрань татарлары Чүпрәле Сабан туена җыена

14 май 2018, 12:41 , Фото: соцсети

Сызрань татарлары Чүпрәле Сабан туена җыена
Чүпрәле районы ел саен Сызраньда милли бәйрәмне оештыруда актив катнаша.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Сызрань татарлары Татарстанның Чүпрәле районында узачак Сабан туена кунакка җыена. Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе  хәбәр итүенчә, Чүпрәле районы ел саен Сызраньда милли бәйрәмне оештыруда актив катнаша. 
 
Быел исә чүпрәлеләр Сызрань татарларын үзенә кунакка чакырган. Бәйрәмгә теләге булган һәр кеше килә ала.
  • Чүпрәледә Сабан туе быел 16 июньгә билгеләнгән. Сызраньда милли бәйрәм уздыру датасы әлегә төгәл билгеле түгел.  Кайбер мәгълүматлар буенча, ул футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң үткәреләчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10