ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алекно һәм Михайлов «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде

14 май 2018, 10:48

Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Алексей Анисимов). «Зенит-Казан» волейбол клубының баш тренеры Владимир Алекно һәм команда уенчысы Максим Михайлов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Шулай ук Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медален «Зенит» уенчылары Мэтью Андерсон, Александр Бутько, Алексей Вербов, Артем Вольвич, Александр Гуцалюк, Вильфред Леон, табиб-тренер Илшат Сәгыйтовка тапшырдылар.

Волейболчылар Лоран Алекно, Никита Алексеев, Алексей Самойленко, Алексей Кононов, Максим Пантелеймоненко, Валентин Кротков, тренер Томазо Тотоло, физик әзерлек буенча тренер Сергей Алексеев һәм өлкән тренер Александр Серебренников Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Сезон дәвамында Казанның «Зенит» клубы барлык биш турнирда да җиңү яулады. Владимир Алекно командасы соңгы бүләккә кичә лаек булды: Чемпионнар лигасы финалында Италиянең «Чивитанова» клубын 3:2 исәбенә отты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10