ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Ринат Закиров: Туган телен өйрәнергә теләмәүчеләр гариза язарга тиеш

13 май 2018, 17:03 , Фото: tatarstan.ru

Ринат Закиров: Туган телен өйрәнергә теләмәүчеләр гариза язарга тиеш "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул туган телне укытуга кагылышлы вәзгыятьтә артка чигенү һәм йомшаклык күрсәтү нәрсәгә китергәнен әйтте.

(Казан, 13 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). 25 апрельдә узган Дәүләт Советы сессиясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Дәүләт Думасы депутатларының туган телне ата-аналар теләге белән генә укыту турындагы закон проектына каршы кискен чыгыш ясады. "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында ул туган телне укытуга кагылышлы вәзгыятьтә артка чигенү һәм йомшаклык күрсәтү нәрсәгә китергәнен әйтте.

"Татар дөньясының күтәрелеше кемгә ошамады?"

- Ринат Зиннурович, Дәүләт Советының сессиясендә сез бик кискен чыгыш ясадыгыз. Мондый кискен чыгыш ясауга сезне нәрсә этәрде?

- Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан Русия Дәүләт Думасына юллаган мөрәҗәгать республика җәмәгатьчелеген нык җанландырды, тел мәсьәләсенең бөтен кискенлеген күрсәтте. Ул мөрәҗәгатьтә яңгыраган фикерләр илнең милли республикаларында теләктәшлек һәм яклау таба, бу социаль челтәрләрдә күренә.

Шунысы да бик мөһим – Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары Советы да Дума әзерләгән шикле закон проектына каршы чыкты. Социаль челтәрләрдә бер фикер күзгә чалына – бүгенге вәзгыятьтә мондый каршылыклы илдә яшәүче милләтләрне капма-каршы куярга юнәлтелгән закон проектын әзерләү кемгә кирәк булды икән дигән сорау була. Туган тел һәм милли мәктәп мәсьәләсе инде күп еллардан бирле татар халкының иң авырткан җире дип әйтсәк тә дөрес булыр.

Узган гасырның 90 нчы еллары халкыбызга бик зур мөмкинлекләр ачты, республикабызда дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды, югары уку йортларында да татар теленең кулланылышы шактый киңәйде. Мондый күренеш халкыбызны рухландырды, республикабызның зур уңышларына да шушы чорда нигез салынды. Бу чорда татар халкының рухи халәте дә нык үзгәрде, милләт үзенең бай тарихын өйрәнергә кереште, республиканың икътисади уңышларында да милли күтәрелешнең әһәмияте гаять зур. Нәкъ шул чорда татар кешесе гасырлардан килгән төшенкелектән арынды, җилкәләрен турайтып, ныклы адымнар белән атлап китте. Милләт үзенең киләчәгенә өмет белән карый башлады.

Татар дөньясының күтәрелешләре, аның үзгәрешләре кемгә ошамады икән? Нигә аны бүген шушындый шомга салырга кирәк булды соң? Соңгы елларда мәгариф системасында барган үзгәрешләр халкыбызны тагын бер борчуга салды. Илнең Конституциясе республикалардагы милли телләргә дәүләт статусы биргән иде, алар башта федераль уку стандартларына да кертелде. Ләкин ниндидер көчләргә бу ошамады күрәсең, милли телләрне федераль стандартлардан төшереп калдырдылар. Җәмгыятьтәге каршылыкларга китергән төп сәбәп менә шушы.

"Милли телләрне федераль стандартларга яңадан кайтарырга кирәк"

Күреп торабыз, федераль мәгариф министрлыгының мондый гамәлләре илнең Конституциясенә дә, законнарына да каршы килә. Инде Дәүләт Думасының берише депутатларының да шушы юлга басулары гаҗәпләндерә. Илнең мәгариф системасында милли телләрне укытудан башка да проблемалары җитәрлек, югыйсә. Бүген илнең җәмәгатьчелеген Бердәм Дәүләт Имтиханы мәсьәләсе бик нык борчый, чөнки ул укучыларның белем дәрәҗәсен бик төшерде.

Интеллигенция вәкилләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә, Дума депутатлары да бу мәсьәлә буенча чаң суга. Бердәм дәүләт имтиханы аеруча куркыныч гамәл булып чыкты. Гасырлар буе яшәп килгән татар мәгариф системасының тамырларын корытуга шушы имтихан сәбәпче булды. Бүген хәтта татар ата-аналары арасында да туган телдән ваз кичәргә әзер булган затлар күренә башлады. Шулай итеп, БДИ халкыбызны чарасызлык хәленә кертте.

Бүгенге вәзгыятьтән ничек чыгарга дигән сорау туа. Минем фикеремчә, милли телләрне федераль стандартларга яңадан кайтарырга кирәк. Мәктәп программаларында тиешле фәннәрнең саны бик күп, шулар арасында туган телләрнең булуы да зарури икәне көн кебек ачык.

"Көчләп укыту дигән термин уйлап чыгардылар"

Кайберәүләр көчләп укыту дигән терминны уйлап чыгардылар, ә илнең Конститиуциясе буенча 9 сыйныфка кадәр белем алу мәҗбүри булып санала.

Мондый вәзгыятьтә шунысы гаҗәп – нишләптер туган телне өйрәнергә теләүчеләрдән гариза яздыралар. Ә бит мондый гаризаны туган телне өйрәнергә теләмәүчеләрдән яздырту дөрес булыр иде. Шундый бер парадокс әйбер килеп чыкты тормышта – кемнәр туган телне өйрәнергә тели, шулар гариза язарга тиеш, ә туган телне өйрәнергә теләмәүчеләр бернинди дә гариза язмый. Гаризаны алар язарга тиеш!

Ә туган телне өйрәнергә теләүчеләр өчен каралган дүрт стандарт бар, шул стандартлар буенча туган телне кем өйрәнергә тели, шуларга гариза яздырып торасы юк. Ә кемнәр укырга, өйрәнергә теләми, алардан гариза алырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә, җәмәгатьчелек белән фикерләшеп, моны законлы рәвештә тормышка ашырырга кирәк дигән әйберләр көн кебек ачык.

- Мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны югалту нәрсәгә китерергә мөмкин?

- Мәҗбүри уку бит ул дәүләтнең законнары буенча каралган. Көчләп укыту түгел, мәҗбүри укыту, уку бездә, гомумән, мәҗбүри. 9 класска кадәр уку мәҗбүри, 10нчыга барыргамы-бармаскамы кеше үзе хәл итә. “Көчләп укыту” бар, “мәҗбүри укыту” бар. Мәҗбүри укыту дигән төшенчәнең мәгънәсен алыштыруны кайберәүләр бик куллана хәзер, фикер алышуларда шул әйбер күзәтелә. Бу әйберләрне халыкка төшендерүче дә юк. Күпләр шушы терминнарны, төшенчәләрне үзләренең аңлау дәрәҗәсе буенча куллана, шуннан фикер төрлелеге килеп чыга. Мәҗбүри укыту ул Конституция буенча каралган. Шуңа күрә дә мәҗбүри укыту була һәм булачак, булырга да тиеш. Ә инде кемнәр туган телне укырга теләми, алар чыннан да гариза язарга тиештер дип уйлыйм мин.

"Тирәнгә китмәсен дип йомшаклык күрсәттек"

- Сез Дәүләт Советындагы чыгышыгызда без йомшаклык күрсәттек дип әйткән идегез. Нинди йомшаклык күрсәтелде, сез нәрсәне күз алдында тоттыгыз?

- Халыкны тынычландыру дигән әйбер бар бит, бер-береңә каршылыкка керү тирәнәйгән саен, җәмгыятьтә бердәмлек, дустанә мөнәсәбәтләр бетәчәк. Шуңа күрә, тирәнгә китмәсен дигән әйбердән чыгып, без тынычланып, шунда туктар дип уйлаган идек. Шул йомшаклык булды. Ул йомшаклык инде хәзер булырга тиеш түгелдер дип саныйм мин. Чөнки хәзер алай булса, болай булыр дип уйларга ярамый. Хәзер безгә нык торып, шушы Конституция буенча каралган гомуми укытуда, башка предметлар арасында туган тел булырга тиешлеген ахырга кадәр җиткерергә тиешбез.

"Без Россиядә ялгыз түгел"

- Без Россиядә бу мәсьәләдә ялгызмы?

- Юк, ялгыз түгел. Бүтән республикалар да бу мәсьәләдә борчыла, ул социаль челтәрләрдә дә күренә, Дәүләт Думасына да мөрәҗәгатьләр бар дип әйтәләр. Туган телне укыту бөтен халыкларны борчый, бер халык та үзенең туган теленнән ваз кичәргә җыенмый, андый халыкларны минем әле очратканым юк. Ә халыклар арасында төрле кешеләр бар, аерым бер кешенең фикерен алып, бу халык шулай уйлый дип әйтергә берничек тә ярамый.

- Башкорт яки чуваш халыклары белән бергә гомуми эшчәнлек алып барасызмы?

- Юк, андый эшчәнлеккә әле керешкәнебез юк, андый вазифаны безгә биргән кеше дә юк.

- Юк, аларның конгресслары белән дип әйтүем.

- Юк, ике конгресс арасындагы андый мөнәсәбәтләрне әлегә хәтле күргәнем юк. Һәм халыкның үз конгрессы, ниндидер координация дигән әйберләр юк. Ләкин бу мәсьәлә киләчәктә туктамаса, төрле халыкларның конгресслары фикерләшергә мөмкин дип саныйм.

- Федераль үзәктә тарафдарлар бармы?

- Сессиядә бу күренде, ул сессия материалларында да бар. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләдә фикерләрегезне әйтергә теләсәгез, без сезгә сүз бирәбез дигән иде. Фикер әйтергә теләгән кеше күренмәде. Димәк, алар бу әйбергә әле әзер түгел. Бу киләчәктә булыр дип уйлыйм, алар читтә калмаслар. Чөнки республиканың халкы, Дәүләт Советы сорауны шушындый дәрәҗәдә күтәргәч, Россия Дәүләт Думасының җитәкчесенә мөрәҗәгать тә юллагач, ул Дума депутатларының, бигрәк тә Татарстаннан сайланганнарының күңеленә барып җитәр дип уйлыйм.

"Татарстан - милләтебезнең төп саклану урыны"

- Ә читтәге татарлар бу процессларда ни дәрәҗәдә катнаша?

- Әлбәттә, татар дөньясы бик борчылып күзәтә. Чирек гасыр эчендә милләтебез, ниһаять, үзен сакларлык дәрәҗәгә аяк басты дип санап йөргән милләттәшләребез, бигрәк тә аның активы, бу чорда шактый борчылу белән безгә мөрәҗәгать итә. Алар нинди булса да бердәм хәрәкәт кирәкме дип тә сорый. Әлегә безнең бөтен җирдән фикерләрегезне белдерегез әле дип мөрәҗәгать иткәнебез юк.

Күп төбәкләрдә бу мәсьәләдә артка чигенеш күзәтмибез дип әйтәләр. Татар телен факультатив укытудан төп укытуга да күчергән мәктәпләр дә бар.

Ләкин нәрсә генә булмасын, милләттәшләребезнең фикерләре бер – Татарстан ул милләтебезнең төп саклану урыны. Татарстанда юкка чыкса, милләтебезнең канаты да сыначак, ул киләчәктә телебезне саклауның символы булып саклана алмаячак. Чит төбәкләрдәге, чит илләрдәге татарлар әйтә: “Без Татарстанга карап яшибез, Татарстан - безнең таянычыбыз, Татарстан - безнең рухыбыз, әгәр Татарстан бу мәсьәләдә чигенсә, Татарстанда тел укыту бетсә, без бөтенләй юкка чыгачакбыз”. Алар Татарстан белән рухланып яшиләр әлегә хәтле.

"Дәүләт Думасы бу закон проектын кабул итәр дип уйламыйм"

- Сез ничек уйлыйсыз, без Татарстанда туган телне мәҗбүри укытуны кире кайтара алырбызмы икән?

- Ул законга бит Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары Советы да каршы төште. Димәк, без үзебез генә түгел. Башка халыкларның парламентлары бар, алар да бу мәсьәләгә кире кайтырлар дип уйлыйм. Бу Татарстанга гына түгел, илдәге бөтен республикаларга кагыла, шуңа күрә дә бу законны болай тиз генә кабул итеп куярлар да, кирегә китәр дип уйламыйм мин. Фәрит Мөхәммәтшин әйтте бит килешү комиссиясе төзелү турында. Килешү, утырып, ике якның да бер фикергә килүе юлында гына кабул ителә. Бүтәнчә бу мәсьәлә үзеннән-үзе тынычлана алмаячак, чөнки тирәнгә китте. Бер төркем депутатларның бер дә уйлап тормыйча Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертүе үзләренә якын булмаган темага кереп фикерләүләре нәтиҗәсе дип уйлыйм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10