ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актанышлылар җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында җиңде

13 май 2018, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актанышлылар җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында җиңде Икенче урында - Баулы, өченче урында - Азнакай районы командалары.

 (Актаныш, 13 май,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Авыл хуҗалыгы районнары арасында традицион рәвештә узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында, җиңел атлетика буенча ТР Чемпионаты быел 11-13 май көннәрендә Мамадышта үтте. Актаныш данын спортта үз йөзләрен булдырган спортчылар яклады, дип яза җирле басма.

Унбишенче тапкыр оештырылучы әлеге ярышларда республикабызның 12 районыннан килгән иң көчле спортчылар катнашты.

Актаныш данын яклап, тренерлар Рузил Тимеров, Ирек Мөхәммәтов җитәкчелегендә, спортта үз йөзләрен булдырган актанышлылар - Искәндәр Хадиев, Рәмис Хәсәнов, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева, Таңсылу Таҗивалар чыгыш ясады.

Безнең спортчылар тарафыннан күп тапкырлар яуланган беренчелек быел да актанышлыларга насыйп булды, икенче урында – Баулы, өченче урында - Азнакай районы командалары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10