ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый

13 май 2018, 16:17 , Фото: tatar-congress.org

Шәйхразиев: Фин татарлары татар театрлары һәм артистларның гастрольләр белән килүен сорый "Фин татарлары аксакалы узган гасыр ахырында актив башланган мәдәни багланышларны яңарту тәкъдимен җиткерде", - диде Милли Шура рәисе.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстанның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Хельсинкидагы татар мәхәлләсе активы белән очрашуында Татарстан республикасындагы иҗат әһелләре белән фин татарлары арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту мәсьәләсе каралган. “Фин татарлары мәхәлләсен 24 ел дәвамында җитәкләгән, бүгенге көндә абруйлы аксакал Окан Дахер узган гасырның сиксәненче елларында актив булган мондый элемтәләрне яңарту тәкъдимен җиткерде”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев.

Окан Дахер 2007-2008 елларда Татарстанның мәдәният әһелләре белән фин татарлары арасындагы үзара мәдәни хезмәттәшлекне искә алган һәм мисал итеп китергән: ул елларда Финляндиягә татар җырчыларының, татар театрларының гастрольләр белән еш килүен әйткән.

“Чыннан да, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән фин татарлары арасында очрашуларны ешайтырга кирәк. Чөнки биредә тамашачы бар, ул татарча белә, татар театрлары һәм концертларын күрергә тели”, - диде Шәйхразиев.

Ул фин татарларының бу тәкъдимнәре буенча Татарстан мәдәният министры белән сөйләшәчәген әйтте. “Коллективларны, мөмкинлекләрне барлап, дөрес карар кабул итәрбез дип ышанам”, - диде вице-премьер.

Үзара багланышларны ныгыту максатыннан, Васил Шәйхразиев быел октябрь аенда Татарстанда Финляндия татарларының зур делегациясе киләчәген, декабрьдә исә Татарстан делегациясенең Финляндиягә барачагын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10