ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип исәпли

13 май 2018, 16:44 , Фото: кадр из видео

Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип исәпли  27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткару турында сөйләргә Чаллы табибларын тапшыруга чакырганнар.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Елена Малышева Татарстан медицинасын илдәге иң яхшыларның берсе дип исәпли. Әлеге фикерен ул чираттагы "Сәламәтлек" ташыруында әйтте. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

27 метр биеклектән егылып төшкән 16 яшьлек кызны коткару турында сөйләргә Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) табибларын тапшыруга чакырганнар.  

Беренче канал программасында зыян күргән кыз да катнашты. Тапшыру бүген, 13 майда, эфирга чыкты.

Студиядә Чаллыдан һәм Казаннан реаниматологлар, хирурглар, ортопедлар, психологлар утырды. Татарстан табиблары могҗиза белән генә исән калган пациентны коткарганда мультидисциплинар алым куллануларын сөйләде. Күпсанлы сынулардан тыш, зыян күрүче организмдагы мөмкин булган биш литр канның дүрт литрын югалткан булган.

Елена Малышева шундый хәлдән соң исән калу гамәлдә мөмкин түгел, дип белдергән. “Мин Татарстан медицинасын илдәге иң яхшылардан берсе дип саныйм. Мәскәү һәм Татарстан – бу космос”, - дигән ул.

  • Ике ел узгач, авыру кыз тормышка тулаем кайта алган, кияүгә чыккан һәм хәзер бала тәрбияли.

Тапшыруның 12.15 минутыннан Татарстан кызы турында сөйлиләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10