ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллыда иң чибәр студентларны сайлыйлар

13 май 2018, 18:01 , Фото: mdms.tatarstan.ru

Чаллыда иң чибәр студентларны сайлыйлар «Мисс һәм Мистер студент – 2018» матурларны һәм иң талантлыларны билгеләү конкурсының финалы 17 майда «КАМАЗ» мәдәният сараенда була.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Чаллыда «Мисс һәм Мистер студент – 2018» матурларны һәм иң талантлыларны билгеләү конкурсының финалы 17 майда «КАМАЗ» мәдәният сараенда була. Бу турыда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйгедә  җиде кыз һәм өч егет катнаша. Финалда конкурсантларга үзләре турында презентация белән чыгыш ясарга, интеллектуаль сорауларга җавап бирергә, иҗади номер, кичке күлмәк һәм костюм тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Моңа кадәр Чаллының югары һәм урта уку йортлары студентлары ике ай буена тренинг, мастер-классларда шөгыльләнгән. Алар «Студентлар язы – 2018» бәйгесендә, «Георгий тасмасы – 2018» Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган Бөтенроссия акциясендә катнашкан, диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10