ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Дин

Казахстанда кояш батареялары белән эшләүче мәчет ачылган

13 май 2018, 13:22 , Фото: Салават Камалетдинов

Казахстанда кояш батареялары белән эшләүче мәчет ачылган Мәчет кояш батареялары белән эшләп, үзен тәэмин итә һәм шәһәр өчен электр энергиясе дә бирергә мөмкин, дип белдергән илнең дин эшләре буенча министры.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казахстан башкаласында кояш батареялары белән эшләүче илдә беренче экономияле мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

"Әлеге мәчетнең стилистикасы гади түгел. Минемчә, ул постмодерн стилендә. Аның төп үзенчәлеге – яшел технологияләр. Мәчет кояш батареялары белән эшләп, үзен тәэмин итә һәм шәһәр өчен электр энергиясе дә бирергә мөмкин”, - дип белдергән дин эшләре буенча һәм гражданлык җәмгыяте министры Дархан Калетаев. Аның сүзләрен җомга көнне “Tengrinews”порталы җиткергән.

Проектны эшләүчеләр сүзләренчә, мәчетне электр энергиясе белән тәэмин итүдә кулланучы конструкцияләр электр энергиясен кирәгеннән өч тапкыр артык җитештерә.

Мәчетнең төп бинасының төньягыннан урнашкан манараның озынлыгы 43,5 метр һәм ул каләм формасында - “изге каләм” итеп эшләнгән.

"Мәчет бик җылы. Без җылы идәннәр ясадык, кием элү бүлмәсе бар, хатын-кызлар өчен зал икенче катта. Мәчетнең эче заманча дизайн белән эшләнгән”, - дип сөйләгән журналистларга проектны эшләүчеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10