ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Симферопольдә “Хуш килдең, Рамазан!” бәйрәме булды

13 май 2018, 14:19 , Фото: qmdi.org

Симферопольдә “Хуш килдең, Рамазан!” бәйрәме булды Бәйрәмнең максаты - рамазанның унбер айның солтаны булуын балаларга төшендерү һәм алар күңеленә сеңдерү, ди оештыручылар.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). 12 майда Симферопольдә балалар һәм өлкәннәр өчен “Хуш килдең, Рамазан!” бәйрәме булды. Чараны Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы илем” дини-агарту проекты оештырды. Бу турыда Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмдә “Әманәт” иҗади студиясе концерты, сюрпризлар һәм викториналар булган. "Нәсел" бию ансамбле милли һәм заманча биюләр башкарган. Мөселман дизайнерларының кул эшләре күргәзмәсе булган. 

"Файдалы илем" проектын оештыручы, ислам нигезләре мөгаллимәсе Зәйнәб Бәирова сүзләренчә, бәйрәм инде традицион рәвештә өченче ел рәттән уздырыла. Аның максаты балаларга изге ай килүен җиткерү, Рамазанның 11 айның солтаны булуын төшендерү һәм алар күңеленә сеңдерү булып тора. 

“Без ата-аналар, өйдә, билгеле, бу темага сөйләшәбез, ураза көннәрен билгеләп үтәбез, балаларга Рамазан турында риваятьләр сөйлибез. Әмма әлеге бәйрәмнәр берләштерә һәм балаларда шатлык халәте һәм гадәти булмаган кичерешләр калдыра”, - диде Зәйнәб Бәирова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10