ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Кырымда "Ерак авылларда ифтар" чарасы оештыралар

13 май 2018, 15:27 , Фото: Салават Камалетдинов

Кырымда Ифтарны Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырымның “Бәллүр” мөселман хатын-кызлар оешмасы уздыра.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Кырымда республиканың ерактарак урнашкан авылларында хәйрия чарасы - "Ерак авылларда ифтар" уздыруга әзерлек бара. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ерак авылларда ифтар" чарасын Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә Кырымның “Бәллүр” мөселман хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра. 

19 майда беренче ифтар Киров районының Синицино авылында янәшәдә урнашкан зур булмаган өч авыл халкы өчен уздырыла.

Икенче ифтарны 20 майда Белогорски районының Черемисовка авылындагы төзекләндерелгән мәчеттә уздырырга җыеналар.

Ифтар вакытында балалар өчен кыска гына уеннар оештыру, бүләкләр бирү каралган. Өлкәннәргә Рамазан аеның кыйммәтләре турында вәгазь сөйләячәкләр.

Хәйрия ифтары уздыруга гаризалар Кырымның төрле ерак авылларыннан килеп тора, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10