ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Иске Казан түгәрәк уены" фольклорчыларны җыйды

13 май 2018, 11:46 , Фото: Расих Фасхутдинов

Фестивальдә Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясады.

(Биектау, 13 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Кичә, 12 май көнне, Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау туры узды.

Чарада Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясады. Барлыгы 300ләп кеше катнашты.

Коллективлар кич утыру, аулак өй, чишмәгә бару, килен төшерү, каз өмәсе, печән өсте, йөзек салу кебек татар халкының күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде. Катнашучылар арасында биючеләр, моңлы халык җырларын, мөнәҗәтләр башкаручылар да, милли уен коралларында уйнап күрсәтүчеләр дә булды.

Республиканский фестиваль татарского фольклора «Иске Казан түгәрәк уены»

Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова тамашачылар игътибарына “Анага бала - күкрәк сагышы” мөнәҗәтен тәкъдим итте. “Әлеге мөнәҗәтне әбиемнән өйрәнеп калдым. Бүгенге көндә дә шуны көйләп йөрим, күңелгә рәхәтлек, ял, тынычлык бирә. Хәзер бик сөенеп үзем белгәннәрне яшьләргә дә өйрәтеп калдырырга тырышам. Шуңа күрә мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр онытыла барган йолаларыбыз буыннан-буынга күчеп, сакланып калсын өчен зур көч куя. Тамашачыларга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына нигезләнгән төрле чаралар оештырабыз”, - дип билгеләп узды ул.

Фестивальдә катнашучылар арасында Әтнә районының "Сөмбел" татар халык ансамбле дә бар иде. Ансамбль яшь башкаручыларның күп булуы белән үзенчәлекле. “Безнең яшьләр хәзер заманча эстраданы гына ярата, дигән сүзләр хакыйкатькә туры килми. Иң куанычлысы шул - ансамбльгә йөрергә теләк белдерүче талантлы яшьләр бик күп. Шуңа күрә йолалар, гореф-гадәтләр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр”, - диде ансамбльнең җитәкчесе Рамил Шәрәфиев.

Республиканский фестиваль татарского фольклора «Иске Казан түгәрәк уены»

Фестиваль-конкурс быел 7 номинациядә узды: халык җыры (лирик, уен, бишек, такмак һ.б.), инструменталь музыка (гармун, курай, кубыз, сорнай, мандолина, думбра, гөсләдә уйнау, фольклор-этнография композиция (йола, уен һ.б), халык биюе, эпик әсәр (бәет, мөнәҗәт, дастан һ.б.), тарихи этапларда фольклор реконструкция (Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорлары - дастан, риваять, хәрбиләр биюе, шәһәр томышы күренешләре). Болардан тыш фестиваль барышында “Такмак әйтеш” ярышы да узды.

Фольклор коллективлары бала чактан истә калганнарны өлкәннәр ярдәмендә яңадан күз алдына китереп, йолалар өчен кирәкле әйберләрне музейлардан эзләүләрен, күбесен үзләре ясауларын әйттеләр. “Йолаларны әби-бабайлардан, китаплардан укып өйрәнәбез. Быел без келәм сугу күренешен күрсәттек. 16нчы гасырда Кукмара һөнәрчеләре безнең авылда элек-электән үк келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Бүген дә 90 яшьлек әбиебез бу эш белән шөгыльләнә, анда кап сугу станогы да сакланган. Аны кап сугу күренешендә кулландык”, - ди Кумарадан килгән Зәйтүнә Ямаева.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Фольклор Берләшмәсе, Халыкара Фольклорчылар Ассоциациясе, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе әгъзасы Эльмира Каюмова, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, сәнгать белгече, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров бәяләде.

Республиканский фестиваль татарского фольклора «Иске Казан түгәрәк уены»

Фәнзилә Җәүһәрова, коллективларга лауреат дипломнары, Рәхмәт хатлары тапшырды, рухи мирасны буыннан-буынга җиткерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. “Безнең халкыбыз искиткеч җор һәм тапкыр телле. Шуңа күрә бу фестиваль җанлы узды. Алга таба да телебез, халкыбыз, мәдәни мирасыбыз яшәсен”, - диде ул.

  • Беренче тапкыр “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестивале 2010 елда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган. Проектның максаты - татарның гореф-гадәтләрен барлау, онытыла барган милли йолаларны искә төшерү, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче фольклорчыларны барлау.

Республиканский фестиваль татарского фольклора «Иске Казан түгәрәк уены»


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10