ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Эстония Сабан туе республиканың йөз еллыгына багышланды

13 май 2018, 13:47 , Фото: tatar-congress.org

Эстония Сабан туе республиканың йөз еллыгына багышланды Сабан туе мәйданына Чехия, Литва, Швеция, Эстония шәһәрләреннән татарлар җыелган.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Кичә, 12 май көнне, Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә Эстония Республикасының 100 еллыгына багышланган беренче Бөтенэстония Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Сабан туе мәйданына Чехия, Литва, Швеция, Эстония шәһәрләреннән татарлар җыелган. Башка милләт вәкилләре милли бәйрәм кунаклары булган.
 
 
Сабан туена җыелган халыкны Россиянең Эстониядәге илчесе Александр Петров, Россиянең Нарведагы Генераль консулы Юрий Грибков, Кохтла-Ярве шәһәре мэры урынбасары Нина Алексеева һәм башка рәсми вәкилләр сәламләгән. Татарстан сәламен Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлек җитәкчесе Ленара Кутеева җиткергән. 
 
Татарстаннан килгән артистлар чыгыш ясаган.Бәйрәмгә килгән халык төрле милли уеннарда катнашкан, җырлаган, биегән. 
  • Бүгенге көндә Эстониядә дүрт татар оешмасы бар. Сабан туйны төп оештыручы - Ида-Вирумаа оешмасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10