ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мари Элдагы татар язучыларының әсәрләре җыентык итеп басылып чыккан

13 май 2018, 14:38 , Фото: tatcentr12.ru

Мари Элдагы татар язучыларының әсәрләре җыентык итеп басылып чыккан "Чык тамчысы" китабына 60 авторның әсәрләре тупланган.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Мари Элдагы татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре җыентык итеп басылып чыккан. "Чык тамчысы" дип аталган китапка 60 авторның әсәре тупланган, дип хәбәр итә Мари Эл татар милли-мәдәни үзәге. 
 
Китапта шигырьләр, кыска хикәяләр, автобиографик очерклар, драма әсәрләре тупланган. Җыентыкны Фирзая Сабирҗнов төзегән. 
 
"Чык тамчысы"нда татар телендәге әсәрләр белән бергә, рус телендәгеләре дә урын алган, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
Басманың тиражы 400 данә. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10