ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртия татарлары "Туган авыл" фестиваль-конкурсына әзерләнә

13 май 2018, 17:13

Катнашучылар ватанпәрвәр җырлар (туган як, туган авыл, кече Ватан хакында) башкарачак.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Удмуртиянең Глазов татарлары "Туган авыл" фестиваль-конкурсы уздырырга әзерләнә. Чара 16 июньгә билгеләнгән, диелә оештыручылар хәбәрендә. 
 
Бәйге "Җыр сәнгате" һәм "Сүз сәнгате" номинацияләрендә узачак. 
 
"Җыр сәнгате" номинациясендә ялгыз башкаручылар, ансамбльләр, фольклор коллективлар катнаша ала. Төп шарт - ватанпәрвәр җырлар (туган як, туган авыл, кече Ватан хакында) башкару. Әлеге номинациядә яшь буенча чикләүләр юк. 
 
"Сүз сәнгате" номинациясендә катнашырга теләүчеләр татар шагыйрьләре яисә язучылары әсәрләреннән өзек укырга тиеш була. 
 
"Сүз сәнгатенең нәни башкаручылры" номинациясендә 15 яшькә кадәр балалар катнаша ала. 
 
Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10