ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеров истәлегенә әдәби кичә була

13 май 2018, 09:14

Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеров истәлегенә әдәби кичә була Кичәдә танылган җырчылар Э.Җәләлетдинов, З.Сәхәбиева, З.Шәрифуллина, Г.Фарукшин, З.Зарипова, Л.Гыймаеваның "Гармония" вокаль ансамбле катнаша.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Дүшәмбе, 14 май көнне 17.00 сәгатьтә, Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган «Очрашырбыз әле җырларда” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Бу хакта Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гыйльфанов, Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге “Гармония” вокаль ансамбле, язучылар Данил Салихов, Таһир Шәмсуаров һ.б. катнаша. Кичәне Гөлназ Вәгыйзова алып бара.

  • Татар шагыйре, Татарстан Республикасы гимнының сүзләр авторы Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта хәрәкәттәге армия сафларында була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Туган иленә гомерлек инвалид булып кайта. Р.Байтимеровның күп кенә шигырьләренә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Бату Мөлеков кебек күренекле композиторлар көй язган. Аның «Туган ягым» шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән җыр Татарстан гимнының нигезен тәшкил итә.

 Кичә 14 май көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында, 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10