ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Пенза өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзәрәте Россия Диния нәзәрәте составыннан чыгарылган

12 май 2018, 16:27

Бу хакта утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Диния нәзәрәте президиумы карарыннан соң билгеле булды.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзәрәте президиумы карары белән Асиат Уразаев җитәкчелегендәге “Пенза өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзәрәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы Россия мөселманнары Диния нәзәрәте составыннан чыгарылган. Бу хакта “Россия мөселманнары” сайтында җиткерелә.

РФ мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Уразаевка ышанычын югалту сәбәпле, ул имам-мөхтәсиб вазифасыннан азат ителгән. Аның структурасы - “Пенза өлкәсе мөселманнары Үзәк диния нәзәрәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы Россия мөселманнары Диния нәзәрәте составыннан чыгарылган. Бу хакта утырыш нәтиҗәләре буенча РФ Диния нәзәрәте президиумы карарыннан соң билгеле булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10