ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәттә быел Спортның су төрләре үзәге ачылачак

12 май 2018, 16:48

2018 елда Татарстан буенча йөзү өчен cигез бассейн төзеләчәк.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). 2018 елда Әлмәттә заманча Спортның су төрләре үзәге төзелеше тәмамланачак. Бу хакта “Татамедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюсында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

“Хәзер Әлмәттә “Татнефть” белән бергә зур акваүзәк төзибез. Анда искиткеч объект барлыкка киләчәк, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин спорт өчен күп эш башкара. Быел акваүзәк файдалануга тапшырылачак. Хәзер тренерлар буенча эш бара, чөнки тренерлар штабы бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Леонов.

Министр республикада тагын сигез бассейн төзеләчәк, дип өстәде. “Татарстанда һәр муниципаль берәмлектә бассейн булачак. Без Рөстәм Миңнеханов белән килештек, ул бу эшләрне хуплады. Йөзү ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Әлбәттә, алар 25 метрлы булачак, тирәнрәкләрне төзүдән мәгънә юк”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10