ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кырым мөслимәләр берлеге ерак авылларда яшәүчеләр өчен ифтар уздыра

12 май 2018, 17:11

Дини чара кысаларында, балалар өчен уеннар оештыру һәм бүләкләр өләшү, өлкәннәргә дини вәгазьләр сөйләү күздә тотыла.
(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Кырым "Бәллүр" мөслимәләр берлеге республиканың ерак авылларында яшәүче мөселманнар өчен ифтар ашлары оештырачак. Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, беренче хәйрия ифтары 19 майга билгеләнгән. Ул Киров районы Синицино авылында узачак һәм якын тирәдәге өч авылны берләштерәчәк. 
 
Икенче ифтарны исә 20 май көнне Белогорск районы Черемисовка авылында үткәрергә планлаштыралар. 
 
Дини чара кысаларында, балалар өчен уеннар оештыру һәм бүләкләр өләшү, өлкәннәргә дини вәгазьләр сөйләү күздә тотыла, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10