ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү татарлары хатын-кызлар өчен ифтар уздыра

12 май 2018, 15:07 , Фото: Рамиль Гали

Мәскәү татарлары хатын-кызлар өчен ифтар уздыра
Чарада катнашу өчен, теркәлү узу мәҗбүри.
(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Мәскәүнең "Штаб" татар яшьләре клубы 17 май көнне хатын-кызлар өчен ифтар уздырачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, чара "Дар" мәдәни үзәгендә үткәрелә. 
 
Иң элек, сәгать 19.00 дә "Изге Рамазан ае" темасына дини лекция укылачак. Аннан соң намаз уку, сәгать 21.00 дә исә авыз ачу ниятләнә. 
 
Ифтар мәҗлесендә катнашу өчен, теркәлү узу мәҗбүри, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10