ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Березовский шәһәре юбилеена "Курай" ансамбле концерт программасы әзерләгән

12 май 2018, 12:46 , Фото: соцсети

Березовский шәһәре юбилеена Милләттәшләребез "Шәһәребезгә - туган як моңнары" концертын иртәгә тамаша кыла алачак.
(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсе Березовский шәһәренә нигез салынуга быел 270 ел тула. Шул уңайдан, әлеге калада яшәүче татарларның "Курай" ансамбле "Шәһәребезгә - туган як моңнары" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итә. Березовский татарлары мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, чараны иртәгә, ягъни 13 май көнне тамаша кылырга мөмкин булачак. 
 
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Илнур Хәмидуллин. Ансамбль шәһәрдә уздырыла торган мәдәни чараларда һәрдаим актив катнаша. Күптән түгел булып узган 9 май - Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм концертында да "Курай" артисларының чыгышын күрергә мөмкин булган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10