ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Лев Толстой укуларында Мөслим гимназиясе укучысы җиңде

12 май 2018, 01:00

Рөстәм Гәрәйханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

(Мөслим, 12 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Казанда Лев Толстой исемендәге XVI фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге бәйгедә республика районнары һәм шәһәрләреннән 200дән артык укучы, сәнгать эшлеклеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Мөслим гимназиясенең 5 б классы укучысы Рөстәм Гәрәйханов “Луч Толстого” шигыре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Укытучысы – Чулпан Хәйруллина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10