ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан вәкилләре Чабаксарда халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге турында фикер алышты

11 май 2018, 20:39 , Фото: Ләйлә Хәкимова

Татарстан вәкилләре Чабаксарда халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге турында фикер алышты Чарада катнашучылар кәсепчелек эшчәнлеген үстерү һәм халык кәсепчелеген саклап калу өчен берләшергә тели.

(Чабаксар, 11 май, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Чабаксарда "Кәсепчелек эшчәнлеген үстерү һәм халык кәсепчелеген саклап калу” дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашты. Чарада катнашучылар ике республикада халык һөнәрчелеген үстерү һәм аңа ярдәм итү турында фикер алышты.  

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРның туризм буенча комитеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан халык сәнгати кәсепчелек техникумы вәкилләре һәм Чабаксар шәһәреннән рәсми затлар катнашты.

"Россиядә һөнәрчелекне үстерү өчен кабул ителгән законнар бик аз, алар юк дәрәҗәсендә диярлек. Татарстан һәм Чебоксарда һөнәрчелекне үстерегә кирәк дип саныйм. Бүген Чуваш халкының осталыгын, мәдәни ядкарьләрен күрдек. Шул мәдәни мирасны саклап калу - безнең төп бурычыбыз. Республикага килгән кунакларга һәйкәл генә күрсәтеп йөреп булмый. Халыкның йөзен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүче осталар, "Осталар шәһәрчеге", кул эшләнмәләре күргәзмәләре, сату нокталары кирәк. Шул очракта гына үзебезне Россия күләмендә таныта алабыз", - диде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев.

Чарада катнашучылар Татарстан һәм Чабаксар төбәгендәге осталарның 100дән артык эше белән танышты. Анда агачтан, таштан ясалган сыннар, чигешләр һәм милли костюмнар, зәркән эшләнмәләре, тукылган келәмнәр һәм башка бик күп экспонатлар урын алган.

Чыгыш ясаучылар җитештерелгән продукцияне сату, кулланучыга җиткерү кыенлыклары булуын билгеләп уздылар. Фикер алышканнан соң, катнашучылар әлеге мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә һәм берләшергә кирәк дигән карарга килде.

"Тәҗрибә туплар һәм фикер алышу өчен мондый очрашулар кирәк. Кызганыч, бүгенгә кадәр мәдәни мирасны саклап калуны, һөнәрчелекне үстерү юллары хәл ителмәгән. Халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге - бүген популярлаштыруга гына түгел, ә дәүләт тарафыннан саклануга да мохтаҗ. Татарстаннан өйрәнәсе әйберләр күп, шуңа күрә аралашып эшләргә кирәк", - диде Чуваш Республикасының Дәүләт Советы рәисе Валерий Филимонов.

Татарстан Республикасының Туризм үсеше үзәгенең генераль директоры Дилбәр Садыкова коммерция ягына басым ясарга һәм туристлар өчен кирәкле продукция әзерләргә тәкъдим итте. "Татарстанга килүче туристлар бездә җитештерелгән милли сувенирны сатып алуны өстенрәк күрә. Һөнәрчелекне үстерүнең иң отышлы юлы", - диде ул. 

Чара һөнәрчелек белән шөгыльләнүче осталарга булышлык итү, ике республика арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, милли мәдәни мирасны саклап калу, яшь буында рухи-әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләүне максат итеп куйган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10